19 гыйнвар көнне Теләче авылының “Ихлас” мәчетендә авыл имамнары, авыл җирлекләре башлыклары катнашында Мәүлид кичәсе үткәрелде. Биредә катнашучылар хәзрәтләребезнең тирән мәгънәле вәгазьләрен тыңладылар, бергәләп, саф-саф булып тезелеп өйлә намазын укыдылар. Алар өчен дини белемнәрне ныгытучы викторина үткәрелде. Кичәнең азагы бәйрәм табыны янында дәвам итте, дип хәбәр итәләр Теләчедән.
18 гыйнварда Кайбыч мөхтәсибәтендә узган мәүлид мәҗлесе дә Пәйгамбәрне (сгв) олылауга, динебезгә дәгъватлауга багышланды. Кайбыч мөхтәсибе имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, имам-хатыйб Мәгзүм хәзрәт Тимуршин һәм мәхәллә халкы катнашты.
16 гыйнварда шундый ук күркәм бәйрәм Чирмешән мәчетендә оештырылды. 70тән артык мөселман кардәшебез җыелган бәйрәм чарасында Коръән аятьләре укылды, касыйдә, салаватлар әйтелде. Корбан итеннән әзерләнгән бәйрәм табыны да әзерләнгән иде.
Бу көнне Апаста да бер төркем мөселманнар, "Миркасыйм" мәчете шәкертләре өчен дә Мәүлид ән-Нәби уңаеннан мәҗлес оештырылды. Чарада төбәк казые вазыйфаларын башкаручы, имам-мөхтәсиб Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, мәчетнең имам-хатыйбы Рамазан хәзрәт җыелган халыкка динебез кыйммәтләрен җиткереп вәгазьләр сөйләде, дип хәбәр иттеләр Апастан.