Әтнәдәге тарихи таш мәчет төзекләндереләчәк

20 гыйнвар 2014 ел 11:06

19 гыйнварда ТР МДНнең дәгъват бүлеге Әтнә районы, Түбән Бәрәскә авылында Мәүлид уңаеннан бәйрәм уздырдылар. Бәйрәм чарасында мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев, район башлыгы урынбасары Айрат Каюмов, мәхәллә халкы катнашты. 300гә якын кеше җыелган дини бәйрәмдә мәктәп яшендәге балалар да катнашуы сөендерә.    

Пәйгамбәребезне зурлаган күркәм чара вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару белән үрелеп барды. 

Чарадан соң Нияз хәзрәт хакимият вәкилләре белән очрашып, Бәрәскә авылындагы борынгы таш мәчетне карады. Әлеге таш мәчет Екатерина II рөхсәте белән төзелгән. Хакимият вәкилләре әйтүенә караганда, борынгы мәчетне төзекләндерү планлаштырылган. 

Белешмә

Бәрәскә мәчете – Казан ханлыгы чорыннан соң татар җирендә төзелгән беренче таш мәчет. Тарихка күз салсак, 18 гасыр архитектура һәйкәле саналучы таш мәчет  Ибраһим бин Йосыф морза акчасына төзелгән. "Петербург бароккасы" стилендә корылган. Шунысы да кызыклы, Казандагы моңа охшаш "Мәрҗани" мәчете 1770 елда, Бәрәскә авылындагы мәчеткә караганда бер ел соңрак ачыла.

Бәрәскә мәчете төзелү турында Шиһабетдин Мәрҗани “Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр” исемле танылган тарихи хезмәтендә язып калдыра: “Авыл уртасындагы таш мәчетне шул авыл кешесе Ибраһим бине Йосыф бине Әснай бине Исәнкол бине Борнагыл 1183(1769) ел азагында бик нык итеп, баскычларын чуеннан ясатып салдырган.” 

Эре сәүдәгәр Ибраһим Борнаев башта Байчыга авылы урынына килеп урнаша һәм тире эшкәртү заводы кордыра. Бу заводта бик күп кешеләр тире иләү белән шөгыльләнгәннәр. Ибраһим бай һәр җомганы Бәрәскәгә төшеп намаз укыган. Тора-бара ул Бәрәскә күчеп утырган, йорт салган. Түбән Бәрәскә фермасы урнашкан урында кирпеч заводы салдырган, һәм шушы кирпеч белән Бәрәскәдә таш мәчет төзеткән. Кирпечне ат белән ташыганнар, кешеләрне тезеп, кулдан-кулга (конвейр тибында ) биреп мәчет саласы урынга өйгәннәр. 

Бәрәскә баеның игелекле эшләрен варислары да дәвам итә. Ибраһим Борнаевның варис-оныкларының берсе – Казанның беренче гильдия сәүдәгәре М.К.Борнаев. Ул 1872 елда Казанда атаклы “Борнаев” мәчетен төзеткән. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана