Чистайда Мәүлид бәйрәменә 500дән артык кеше килде

17 гыйнвар 2014 ел 15:29

16 гыйнварда Чистайда мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, мөхтәсиб Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, хакимият вәкилләре, җирле халык, кунаклар катнашында Мәүлид ае уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмгә 500дән артык кеше җыелган иде. Әлеге чарага кадәр Нияз хәзрәт район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов белән очрашты. 

Ниях хәзрәт районның мәдәният йортына җыелган халыкка Пәйгамбәребезгә (сгв) багышланган вәгазь сөйләде. ТР МДН дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев Пәйгамбәргә хас сыйфатлары хакында мәгълүматлар җиткерде. Шулай ук бу чарада Пәйгамбәргә багышланган фильм да күрсәтелде, мөнәҗәтләр башкарылды, салаватлар әйтелде. 

Күркәм бәйрәм кичәсендә катнашкан РИУ вәкиле Ринат Мозаффаров дини уку йорты хакында сөйләп, гыйлем алуның мөһимлеген аңлатты. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана