Дини уку йортларында читтән торып укучылар саны арта

17 гыйнвар 2014 ел 14:01

Дини уку йортларында читтән торып укучылар гыйнвар аенда сессиягә җыелды. Бүгенге көндә Татарстанда 1 югары һәм 9 урта-һөнәри белем бирүче мөселман дини уку йорты эшли.  Россия ислам институтында читтән торып укучылар саны 800ләп. Биш мәдрәсәдә - «Мөхәммәдия» , “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" ,  «Ак мәчет» (Чаллы)  , “Фәнис” (Урыссу), Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге  мәдрәсәдә (Әлмәт) барлыгы 1308 студент белем ала. 

Узган ел белән чагыштырганда быел читтән торып укучылар артуы күзәтелә. Узган елдагыдан 312 студентка күбрәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк,  Казан мәдрәсәләре Россия дини мәгариф өлкәсенең үзәге булып тора. Татарстан мәдрәсәләрендә республика имамнары, дин әһелләре генә түгел, Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән дә килеп укыйлар. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана