Мәүлид мәҗлесләре - авыл кешеләренә бер дәгъват

16 гыйнвар 2014 ел 10:26

Бүген Кама Тамагының яңа төзелгән үзәк мәчетендә, шулай ук Балчыклы авылында Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын)  олылаган Мәүлид бәйрәмнәре уздырыла.   Кама Тамагы мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин сүзләренә караганда, Пәйгамбәребезнең тормышы, камил холкы, гыйлеме турында мәгълүматларны халыкка җиткерүне, аңар багышлап салаватлар әйтү, мөнәҗәтләр укуны үз эченә алган Мәүлид мәҗлесләре, чаралары район күләмендә оештырылган. Әйтик, 12-15 гыйнвар көннәрендә Олы Мәрәтхуҗа, Каратал авылларында, район үзәгендәге китапханәдә Мәүлид уңаеннан чаралар үткәрелгән инде. 17 гыйнварда - Барышта, 20 гыйнварда-Данышта, 21ндә Салтыкта, Кече Карамалыда һәм башка авылларда уздыру ниятләнелә. Болардан тыш гыйнвар ахырында район мәдәният йортында Мәүлид бәйрәмен зурлап үткәрү каралган. Галимулла хәзрәт: “Мәүлид мәҗлесләре Коръән уку белән башланып китә. Чыгышлар була, вәгазьләр сөйләнә. Пәйгамбәребез, динебез турында сөйлибез. Авыл кешеләре белән җыелып бергә дога кылабыз. Мәүлид чараларын халык җыелырга күнеккән клубларда, китапханәләрдә үткәрергә тырышабыз. Яшьләргә дә, картларга да бер дәгъват була», - диде.    

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана