2014 елга хаҗ сезоны ачык!

15 гыйнвар 2014 ел 10:31

ТР МДНнең 12 гыйнварда Болгарда узган күчмә пленум утырышында агымдагы елга хаҗ программасы тәкъдим ителде.  “ДУМ РТ Хадж” программасы җитәкчесе Хәбибулла (Руслан) НӘФИСУЛЛИН: "Хаҗ гыйбадәтен үтәргә баруны оештыру һәм аны үтәү – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең иң төп юнәлешләренең берсе, чөнки хаҗ кылу динебездә мөселманга фарыз булган бишенче багана. Шуңа бәйле рәвештә, Аллаһ исеме белән, без 2014 нче ел хаҗ сезонын ачык дип игълан итәбез. Үткән елларда хаҗ кылу гыйбадәтенең яхшы оештырылуы һәм уңышлы үтүе – Аллаһы Тәгаләнең безгә булган рәхмәте, без Аның рәхмәтенә һәрвакыт мохтаҗ", - дип белдерде. Хаҗ программасы хакында сөйләгәндә:"Без быел да хаҗиларга хезмәт күрсәтүне “Барысы да кертелгән” («Все включено») дип исемләнгән яңа стандарт буенча алып баруны дәвам иттерәчәкбез. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, хаҗиларга хезмәт күрсәтүнең әлеге төре бик тә ошый, чөнки бу стандарт гыйбадәтне үтәүнең барлык мәҗбүри (фарыз, ваҗиб) һәм өстәмә (сөннәт, мөстәхәб) шартларын үз эченә ала. Моңа өстәп, тагын башка мәсьәләләр, әйтик, туклану турында да әйтеп узасым килә. Согуд Гарәбстаны Корольлеге җирләрендә, хәтта Мина һәм Гарәфәт үзәнлекләрендә булганда да без хаҗиларның ашау-эчүен оештыруны исебездән чыгармыйбыз. Без моны хаҗиларыбыз шикле, санитария таләпләренә җавап бирмәгән сәүдә рәтләреннән файдаланмасын өчен эшлибез; шул ук вакытта безнең ашамлыклар һәм хезмәткәрләр дәүләт санитар күзәтүе һәм табиб тикшерүе уза", - диде.  

2014  ел өчен төзелгән «ДУМ РТ ХАДЖ» программасы шулай ук түбәндәгеләрне үз эченә ала:

1) хаҗ гамәлләрен хәнәфи мәзһәбе буенча башкару;

2) хаҗ гыйбадәтен үтәү, укыту һәм татар телендә вәгазьләр бирү;

3) бар яктан да уңайлы заманча очкычларда Согуд Гарәбстанына очу һәм кире әйләнеп кайту;

4) Мәккә шәһәрендә Әл-Хәрәм мәчетеннән өч километрга кадәр аралыкта яшәүне тәэмин итү;

5) сәфәрнең дәвамлылыгы 20-30 көн;

6) Мәдинә шәһәрендә 5 көнгә кадәр яшәү;

7) медицина иминияте; беренче медицина ярдәме һәрвакыт хаҗилар белән янәшә;

8) кунакханәнең бер бүлмәсендә кешеләрнең саны – дүрттән сигезгә кадәр;

9) Мәдинә һәм Мәккә кунакханәләрендә көненә ике тапкыр туклану;

10) 45 кешелек һәр төркемдә имам-җитәкче;

11) Согуд Гарәбстаны Корольлегендә транспорт чаралары белән тулысынча тәэмин ителеш;

12) 10 литр зәмзәм суы;

13) кирәкле әдәбият;

14) корбан чалу;

15) ир-атлар өчен ихрам киеме;

16) Согуд Гарәбстаны Корольлегенең җирле SIM-карталары.

Хәбибулла хәзрәт сүзен имамнарга мөрәҗәгать итеп тәмамлады: "Хаҗны яшь вакытта үтәп калырга ашыгырга кирәк. Шулай ук сездән хаҗ вакытына имам-җитәкче вазыйфасына намзәдләр (кандидатлар) көтеп калабыз. Фикер-тәкъдимнәрегез, конструктив тәнкыйть сүзләрегез булса, аларны да язмача кабул итеп алырга бик шатбыз. Аллаһы Тәгаләдән безне Үзенең рәхмәтеннән ташламавын һәм 2014 ел хаҗын да яхшы итеп оештырырга һәм матур итеп үткәрергә ярдәм итүен сорыйбыз. Амин!"

“ДУМ РТ Хадж” белән түбәндәге телефоннар аша элемтәгә керергә мөмкин: +7 (843) 524-92-10, +7 (843) 240-53-98, +7 (843) 200-93-11, 8-800-555-92-10.

Адресы: 420021 Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 3 нче йорт.

Интернеттагы сайт: www.dumrt-haj.ru.

Электрон почта адресы: 5249210@gmail.com.

“ДУМ РТ Хадж” программасы җитәкчесе - Хәбибулла (Руслан) НӘФИСУЛЛИН.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана