"Ярдәм" мәчетендә балалар өчен Мәүлид мәҗлесе уздырылды

15 гыйнвар 2014 ел 09:52
Бәйрәмдә "Ярдәм" мәчетендә укучы 90 бала катнашты. "Ярдәм" сукырларны тернәкләндерү үзәге Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә оештырган Мәүлидкә Коръән-хафизлар төркеме, "Яшь мөслимә" курслары кызлары, Яшел Үзән районының Норлат балалар йорты, "Тәртибендә тайпылыш булган балаларны социаль-тернәкләндерү үзәге, күрмәүче инвалид балалар, "Ярдәм" мәчетендә ял көннәрендә укучы күрмәүче балалар катнашты. Болардан кала башка кунаклар да бик күп иде.

Балаларны Мәүлид бәйрәме белән "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов, "Ярдәм" күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльмединова тәбрикләде. Илдар Баязитов балаларны пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгс) не олылырга, уку һәм тәртип белән аңа үрнәк булырга чакырды.

 
Мәүлид бәйрәмен оештырырга җырчы Ильяс Халиков белән тамада Гамил Нур
 
булышты. Бер генә бала да бүләксез калмады. Аларга спонсорлар ярдәмендә бүләкләр
 
әзерләнгән иде. Ә балалар Коръән аятьләрен һәм сүрәләрне яттан сөйләүдә осталыкларын
 
күрсәтте.
 
Барлык балаларга да тиешле игътибар күрсәтелде. Балалар, әти-әниләр һәм тәрбиячеләр 
 
чараны оештыручыларга зур рәхмәтен әйтте. Балалар үз кулләре белән рәхмәт хатлары да 
 
әзерләгән. Алар Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы 
 
Илдар хәзрәт Баязитовка, "Ярдәм" үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдиновага, Айнур Әхмәтшин 
 
һәм Ләйсән Дәүләтшинага тапшырылды. 
 
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана