15 гыйнварда "Бәхетле" супермаркеты Казанның Иске татар бистәсендә яңа кибет ача. Габдулла Тукай урамы, 64 нче йортта урнашкан яңа кибеттә бары хәләл ризыклар гына сатылачак.
Төгәлрәк әйткәндә, биредә сатып алучыларга ТР МДН "Хәләл" комитеты тикшерүе узган 10 мең төрдән артык товар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Гарәп илләре, Малайзиядән китерелгән һәм "Бәхетле" үзе Ислам кануннары буенча әзерләгән ризыкларны сатып алып булачак.
Хәләл кибет ачылышына бәйрәм программасы әзерләнгән. Рәхим итегез! Кибет ачу тантанасы сәгать 12.00 дә.