Республика күләмендә мәүлид бәйрәмнәре үткәрелә

10 гыйнвар 2014 ел 16:27

Мөселманнар бу көннәрдә зур бәйрәм – Мәүлид кичәсен билгеләп үтә. Мәүлид – туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Мәүлид кичәсе – дөньяга соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) туган көне.

Пәйгамбәребезнең туган вакыты милади исәпнең 571 елына туры килә. Мәүлид – рабигыләүвәл аеның 11-12нче көннәре арасындагы кичә.


Мөселман галәмендә зур көн

Беренче тапкыр Мәүлидне һиҗри хисап белән 600 елда уздырганнар. Аны күркәм гамәлләре белән абруй казанган Әрбил дәүләте башлыгы Әбу Сәгыйд Күкбури бине Гали Биктәкин оештырган. Әлеге ихлас гадәт бөтен илләргә таралып, мөселманнарның көтеп ала торган бәйрәменә әверелгән. 922 милади елда безнең ата-бабаларыбыз үз теләкләре белән иман-ислам юлына баса. Шулай итеп, Идел буе мөселманнары инде күп йөз еллар буена хәлләреннән килгәнчә Мәүлидне олылап, хөрмәтләп килә. Пәйгамбәр туган көндә фәкыйрьләргә, ятимнәргә ярдәм итү, мәчетләрдә җыелып, Мөхәммәт пәйгамбәрнең могҗизалы тормышы, аның миссиясе турында вәгазьләр тыңлау, туганнарны-кардәшләрне җыеп мәҗлесләр ясап, пәйгамбәребезгә салаватлар әйтеп, аның шәфәгатен өмет итү традициясе әле дә дәвам итә.

Әйтергә кирәк, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә республика имамнары өчен «Хузур» нәшрият йорты нәшер иткән «Шура» журналының чираттагы өченче саны Мәүлидкә багышланды. Әлеге дини альманахта пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гә багышланган, Мәүлиднең асылы аңлатылган, Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең дөреслегенә хәнәфи мәзһәбенең дәлилләре китерелгән шактый язмалар урын алган, имамнар өчен җомга вәгазьләре тупланган.

Мәгълүм булганча, Казан татар-мөселманнары арасында электән ислам дөньясында күренекле дин әһелләренең «Мәүлид ән-Нәби» касыйдәсе» китаплары популярлык казанган. Мәүлид кичәләрендә шигъри һәм чәчмә формадагы дини-дидактик эчтәлекле җыелма әсәрләрдән торган ул китаптан Пәйгамбәргә багышланган әсәрләрне укыганнар, андый чыгышлар җирле халык авыз иҗаты җимешләре – мөнәҗәтләр белән үрелеп барган. Быелгы Мәүлидкә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге «Мәүлид» китабы бастырды, аны мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров төзеде. Татарстан Диния нәзарәте «Мәүлид ән-Нәби 2014» бәйрәмен 12 гыйнварда бабаларыбыз исламны кабул иткән изге Болгар җирендә үткәрәчәк. Республиканың гына түгел, ә бөтен Россия мөселман дин әһелләре, дәрәҗәле кунаклар, мөхтәсибләр, имамнар катнашында ул яңа Ак мәчеттә булачак.

Мәүлид аша Исламга чакыру

Район мөхтәсибәтләрендә, авыл мәчетләрендә төрле күркәм чаралар ай буена дәвам итәр дип көтелә. Арчадан соң Татарстанда мәхәлләләр саны буенча икенче урында торган Кукмара районында (70кә якын мәчет исәпләнелә) да мөселманнар Мәүлидне көтеп ала. Зур Сәрдек, Байлангар, Олыяз авыллары бу юнәлештә башкаларга үрнәк булырлык. Бүгенге көндә 370 шәкерткә белем биргән Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курамшин Мәүлид аша Исламга чакыру мөһимлеген әйтә. «Мәүлид бәйрәме ул – безнең күпгасырлык традиция, истәлекле дата. Мәүлид мәҗлесләре, кичәләре оештыру – кешеләрне Аллаһка, дингә өндәү өчен зур форсат. Исламда бергәләп гыйбадәт кылу, динне өйрәнү, сәдакалар һәм төрле бүләкләр тарату өчен җыелган җыелышлар хуплана», – дип сөйли Ришат хәзрәт.

Саба районының Кече Кибәче авылында исә Мәүлид көнне һәр өйдә хуҗабикәләр үз гаиләләрен милли тәм-томнар белән сыйлый. Үзгәртеп кору елларыннан соң авылда яңа мәчет үз ишекләрен ачкач, Корбан, Ураза гаете кебек олуг дини бәйрәмнәр белән беррәттән, Мәүлидне дә авыл халкы бергәләп каршыларга тырыша. 90 хуҗалыклы авылда әлегә шәһадәтнамәле имам булмаса да халык мәчет юлыннан өзелми. Яңа мәчетне авылдашлары Гарәф абый Гарипов карап тота – Аллаһ йортын аның туганы Вакыйф абый төзеткән икән. Авыл мөслимәсе Сания апа Әхмәтгаязова сөйләгәнчә, Мәүлид көнендә хатын-кызлар өйдә төрле ризыклар әзерләп, мәчеткә алып бара. «Яңа мәчетнең бөтен уңайлыклары корылган аш-су бүлмәсе бар. Шунда Мәүлид кичәсенә җыелып, Коръән укып, пәйгамбәребез тормыш юлы турында сөйләп, салаватлар әйтелә. Якын-тирә авыллардан да киләләр, – дип сөйли Сания апа. – Теләче районының Туктамыш авылында кайчандыр безнең яклардан күченгән татарлар яши, алар да безнең Мәүлид җыенын калдырмый».

Мөнәҗәтләр – халык мирасы

15ләп мәхәллә исәпләнгән Бөгелмә районында Мәүлид кичәләрен моңлы мөнәҗәтләр бизи. Чәчкә апа Сәлимова җитәкчелегендәге мөнәҗәтләр һәм бәетләр башкаручы «Мирас» халык фольклор ансамбле чыгышларын без 2013 елда Казанда оештырылган Мәүлид бәйрәмендә хозурланып тыңлаган идек. Шулай ук май аенда «Мирас» әбиләре «Изге Болгар җыены»нда да милли моңнарыбызны Иделсу өсләрендә яңгыратты. Бөгелмә районында үткәрелгән «Зәйтүнә» дигән мөнәҗәтләр-бәетләр бәйгесендә үткән ел «Мирас» ансамбле беренче дәрәҗәле дипломга лаек булды. «Татнефть» берләшмәсе ансамбльнең хезмәтен зурлап, 150 мең сумлык сертификат белән бүләкләде. Бу акчага «мираслылар» яңа күлмәкләр тектерде.

Шәһәрнең Татар мәдәният үзәге каршында 2001 елның май аенда оешкан «Мирас» ансамбле үз алдына төп максат итеп милли гореф-гадәтләребезне, дини бәйрәмнәребезне, онытыла башлаган мөнәҗәтләребезне, әйтем-такмакларыбызны тергезеп, алар ярдәмендә милләтебезгә карата ихтирам хисләре тәрбияләүне куйган. Репертуарында инде 18дән артык мөнәҗәт һәм бәет тупланган.

«Мөнәҗәтләрне китаптан да алабыз, үзебез дә чыгарабыз һәм инде газета-журналлардан җыеп барган әсәрләрне дә халыкка җиткерәбез, – дип сөйли Чәчкә апа Сәлимова. – Мин үзем Бөгелмә районының Таллы Бүләк авылында туып үстем. Әбием бик динле иде, совет хакимияте елларында да намазын, уразасын калдырмады. Бәет-мөнәҗәтләргә мәхәббәтне миндә ул тәрбияләде. Бу гүзәл әсәрләрне халыкка ирештерү күптәнге хыялым иде, чөнки аның белән хәзер, бигрәк тә рус шәһәре дигән Бөгелмәдә, беркем шөгыльләнмәде. Мәчет тә безгә теләктәшлек күрсәткәч, шушы ансамбльне эшләтеп җибәрдек».

Чәчкә апа дин нигезләрен дә укыта. 1993 елда лаеклы ялга чыккач, мәчеткә йөреп, дин нигезләрен, гарәп графикасын өйрәнеп, 2006 елдан Татар мәдәният үзәгендә ислам дине дәресләре алып бара. Мөслимәләрен дә әкренләп «Мирас» иҗатына җәлеп итә.

Татар мәдәният үзәгендә «мираслылар» быел Мәүлид кичәсен 11 гыйнварда каршылый. Бәйрәмгә мәктәп укучылары чакырулы,  дип яза Татарстан электрон газетасы "intertat.ru".
 

 


Лилия ГАДЕЛШИНА,

intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана