Болгардагы "Ак мәчет"тә көндәлек бишвакыт намазлар укылып бара. Намазларны мәчетнең имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов алып бара. Шулай ук биредә алга таба туристлар өчен ислам турында вәгазьләр сөйләү ниятләнелә.
Билгеле булганча, ярты ел элек ТР МДН "Ак мәчет"тә җомга намазларын оештырган иде. Бу уңайдан һәр атнада Татарстанның бер районы мөхтәсибе Болгарга килеп җомга намазын үткәрде, җомга вәгазен сөйләде.
Узган ел декабрь аенда Чаллыда узган пленумда Руслан хәзрәт Фәрхетдинов "Ак мәчет" имам-хатыйбы булып расланды.
Руслан хәзрәт 1987 елда туган. Башлангыч дини белемне Казанның "Сөләйман" мәчетендә алган, аннары гарәп телен өйрәнү үзәгендә (Египет, Каир) укый. Ул анда тәҗвит, гарәп грамматикасын укыту буенча иҗазә (укытырга рөхсәт) ала. Төркиядә ислам хокуклары буенча гыйлем ныгыту курсларында укый. Хәзерге көндә Россия ислам университетында читтән торып 3 нче курста укый.