Бүген Татарстан мөфтие Камиль хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе Габдулла хәзрәт Әдһәмов белән эшлекле сөйләшү үткәрде. Мөфти Голәмәләр шурасына алга таба эшләү юнәлешләрен, таләпләрне билгеләде. Голәмәләр шурасына мәетне юу, җеназа намазын, җомга намазын уку тәртипләрен, никах уку шартларын, намаз вакытларын бер стандартка китерү (һәр район өчен төгәл вакытны билгеләү) һәм башка эшләр йөкләнде. Дини йолаларны, гыйбадәтләрне башкару тәртипләре бастырылып бөтен имамнарга да таратылачак.