8 гыйнварда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсендә читтән торып укучылар белән танышты. Рөстәм хәзрәт Татарстан авылларында һәм Россиянең төрле төбәкләрендә имам булып эшләүче һәм Казанга дини гыйлем алырга килгән дин әһелләренә мөфти Камил хәзрәтнең сәламнәрен, теләкләрен тапшырды. Нәзарәт эшчәнлеге хакында сөйләде. Очрашуда дин әһелләре татар мәхәлләләренең торышы хакында фикер алыштылар. Имамнар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, борчыган проблемалары хакында әйттеләр.
Очрашуда мәдрәсә җитәкчесе Илъяс хәзрәт Җиһаншин да катнашты һәм ул мондый очрашуларның дин әһелләренә тәҗрибә уртаклашу, бер-берсенең хәлен белү, дини эшчәнлек алып баруда бердәмлек өчен кирәклеген билгеләп үтте.