Болгарда Мәүлид үткәрелә

07 гыйнвар 2014 ел 14:52

2014 елның 12 гыйнварында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән Болгардагы “Ак мәчет” тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уздырыла. Чарада Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

2 гыйнварда Хиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе –рәбигыләүвәл ае башланды. Бу ай Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) туган ай. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән  "туу" дигәнне аңлата.  Ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә Пәйгамбәребезгә (сгв) багышланган дини мәҗлесләр үткәрү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек чаралар уздыру каралган.  Төп Мәүлид бәйрәме беренче тапкыр Болгарда уздырыла. Анда Коръән уку, “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен уку, Пәйгамбәребезне олылаган салаватлар әйтү көтелә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана