Бу хакта бүген Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт белән очрашуы вакытында җиткерде. Кукмара районында Мәүлид уңаеннан күркәм дини чара 11 гыйнварда уздырыла. Шулай ук имам-мөхтәсиб мөфтигә райондагы дини вәзгыять, мөхтәсибәт алып барган эшчәнлек турында җиткерде.