Бүген мөфти Камил хәзрәт нәзарәттә Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, танылган дәгъватчы, мөфти Илдар хәзрәт Галәветдиновны кабул итте. Очрашу барышында дин әһелләре Казанда һәм Мәскәүдә алып барылган дини эшчәнлек турында сөйләштеләр. Камил хәзрәт танылган дин әһелен нәзарәт проектлары белән таныштырды. Шулай ук алар мөселманнар өммәтендәге хәлләр, мөфтиятләр арасындагы хезмәттәшлек турында фикер уртаклаштылар.