Әтнәдә 13 гыйнварда Мәүлид үткәрелә

08 гыйнвар 2014 ел 12:41

8 гыйнвар көнне Әтнә районы үзәк  мәчетендә мәктәп яшендәге балалар арасында намаз уку бәйгесе оештырылды.  Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр, урын алучыларга өстәмә буләкләр тапшырылды, дип хәбәр итәләр Әтнә мөхтәсибәтеннән.

13 гыйнварда исә, мөхтәсибәт район үзәк мәчетендә Мәүлид бәйрәмен уздырырга җыена. Бәйрәмдә районның барлык дин әһелләре, абыстайлар, мөгаллимнәр, мәхәллә халкы катнашыр дип көтелә. Бәйрәм узган елдагы кебек мөнәҗәтләр, салаватлар әйтү, вәгазьләр сөйләү белән үрелеп барачак. Гомумән, районда ай дәвамында авыл мәчетләрендә динебезгә чакыручы Пәйгамбәребезне олылаган Мәүлид мәҗлесләрен оештыру каралган. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана