8 гыйнвар көнне Әтнә районы үзәк мәчетендә мәктәп яшендәге балалар арасында намаз уку бәйгесе оештырылды. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр, урын алучыларга өстәмә буләкләр тапшырылды, дип хәбәр итәләр Әтнә мөхтәсибәтеннән.
13 гыйнварда исә, мөхтәсибәт район үзәк мәчетендә Мәүлид бәйрәмен уздырырга җыена. Бәйрәмдә районның барлык дин әһелләре, абыстайлар, мөгаллимнәр, мәхәллә халкы катнашыр дип көтелә. Бәйрәм узган елдагы кебек мөнәҗәтләр, салаватлар әйтү, вәгазьләр сөйләү белән үрелеп барачак. Гомумән, районда ай дәвамында авыл мәчетләрендә динебезгә чакыручы Пәйгамбәребезне олылаган Мәүлид мәҗлесләрен оештыру каралган.