"Мәүлид китабы" дөнья күрде

07 гыйнвар 2014 ел 15:33

“Хузур” нәшрият йорты татар телендә “Мәүлид китабы”н нәшер итте. Китапны басмага мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров әзерләде.  Җыентык Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең Мәүлид котлавы белән башланып китә.  Бу басма Мәүлид бәйрәмнәрен, кичәләрен уздыручыларга кулланма  китап булыр дип ышаныла. Чөнки анда Мәүлидкә  бәйле бай мәгълүмат тупланган.  Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең дөреслегенә дәлилләр,  Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең тормыш юлы, Мәүлид кичәсенең фәзыйләтләре, аны үткәрү тәртибе, Мәүлидтә укыла торган аять-сүрәләр, “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсе урын алган.  

 “Мәүлид китабы” 12 гыйнварда Болгарда уздырылачак Мәүлид бәйрәмендә катнашучыларга таратылачак.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана