Түбән Камада кышкы каникуллар вакытында мөселман лагерьларе оештырылды. Әлеге чараны мөхтәсибәт оештырды. Балаларга Ислам нигезләре буенча сабаклар бирүдән тыш, төрле күңелле чаралар үткәрелде, дип хәбәр итә Түбән Кама мөхтәсибәте. Әйтик, кыз балаларга аш-су әзерләү буенча, ә малайларга журналистикага кагылышлы дәресләр оештырылды. Яшь журналистлар ике командага бүленеп "Ислас лагерында" һәм "Ихлас таңы" дип аталган газетлар чыгардылар. Газетларны өлкәннәр дә, балалар да кызыксынып укыдылар, балаларның ихластан язылган язмалары берәүне дә битараф калдырмады. Ата-аналар әйтүенә караганда, мөхтәсибәт оештырган мондый төр лагерьлар балалар күңеленә динебез кыйммәтләрен җиткерә, иман нуры бирә һәм, әлбәттә, күңелле һәм файдалы бер вакыйга булып исләренә кереп кала.