Бурыч - зур гөнаһ

06 гыйнвар 2014 ел 17:00

Казанның "Ярдәм" мәчетендә Татарстанның Суд приставлары идарәсе вәкилләре һәм дин әһелләре катнашында "түгәрәк өстәл" уздырылды. Әлеге чара бурычлыларны суд карарларын үтәргә чакыру максатыннан үткәрелде. Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сөйләшү барышында бурычларны түләмәү-зур гөнаһ булуын билгеләп үтте. Шулай ук ул дин әһелләре еш кына үзләренең вәгазьләрендә бурыч темасын кузгатулары һәм диндәге бурыч алуга, түләүгә кагылышлы нәсихәтләрне җиткерүләрен әйтте.  

Суд приставлары идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Габдрахманова узган ел дәвамында 40 меңнән артык алимент эзләү очрагы теркәлүен хәбәр итте. "Еш кына алиментларны мәҗбүри түләтергә туры килә һәм алимент түләмәүчеләр үзләренең бурычларын үтәмәүдән кыенсынмыйлар да. Еш кына алар элекеге хатыннарын, ирләрен әшәкелектә гаеплиләр. Ә бит алимент аларга түгел, балаларга түләнә", - диде ул. Икенче бер проблема булып, бурычлыларның чикне чыга алмаулары тора. Гөлнара ханымның сүзләренә караганда, бурычлылар кайчан да булса түләячәкләренә ышандырып, чикне чыгарга рөхсәт итүне сорыйлар. "Аның чит илгә, шул исәптән хаҗга барырга мөмкинлеге бар, ә менә алимент түли алмый. Шулай ук банк кредитларын түләүдән дә баш тартучылар бар, чөнки исламда бу рөхсәт ителми". 

Сөйләшү ахырында Илдар хәзрәт нәзарәт үз чиратында бу проблемага карата чаралар күрәчәген әйтте. Төгәлрәге, "Исламның бурычларга, бигрәк тә алиментларга мөнәсәбәте" дигән темага вәгазьләр әзерләнәчәге һәм аның республика мәчетләренә таратылачагы хакында белдерде. Бу тема нәзарәтнең газет-журналларында да күтәреләчәк.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана