Бүген ТР МДНнең яшьләр эшләре бүлегенең баш белгече Динар Касыймов һәм "Ярдәм" мәчетенең икенче имамы Раил хәзрәт Әхмәтов көзге чакырылыш солдатларының хәрби ант бирү тантанасында катнаштылар. Раил хәзрәт тантана башланганчы Коръән укыды һәм Ватаныбызга хезмәт итү турында вәгазь сөйләде.
Хәрби ант тантанасында катнашкан Динар Касыймов яшьләргә яхшы хезмәт итүләрен теләде, толерантлыкка, ватанпәрварлеккә чакырды.