Буа мәдрәсәсе балаларны "Яшь талантлар" Ислам мәдәнияте конкурсына чакыра

27 декабрь 2013 ел 15:47

9 гыйнварда Буа мәдрәсәсендә балалар өчен Ислам мәдәнияте буенча “Яшь талантлар” дигән бәйге үткәрелә. Ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния назәрәте, Бөтендөнья татар конгрессы Буа муниципаль җирле бүлекчәсе, Буа мөхтәсибәте, Буа мәдрәсәсе белән берлектә оештырыла.

 Бәйгегә Чүпрәле, Буа, Кайбыч, Апас, Тәтеш районнары мәктәпләренең 1-10 сыйныф укучылары чакырыла.

Бәйгенең төп максаты – балаларны татар халкының рухи-әхлакый кыйммәтләре белән таныштыру, сәләтле яшүсмерләр белән эшләү һәм аларның иҗади башлангычларына ярдәм итү.

 

Бәйге 4 номинация буенча үткәрелә:

 

1.        “Ислам дине  тематикасы буенча иң яхшы шигырь сөйләүче”

2.        “Ислам дине тематикасы буенча  иң яхшы спекталь уйнаучы”

3.        “Ислам дине тематикасы буенча иң яхшы хикәя сөйләүче”

4.        “Ислам дине тематикасы буенча иң яхшы җыр башкаручы”

 

Барлык бәйгедә катнашучыларга буләкләр, ә җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле призлар бирү каралган.

Белешмәләр өчен телефон: 8(84374) 3-70-71, 89274101412

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана