ТР МДН картлар йортында хәйрия чарасы уздырды

27 декабрь 2013 ел 12:47

26 декабрьдә ТР МДН хәйрия һәм социаль ярдәм, хокук бүлекләре хезмәткәрләре Югары Ослан районындагы картлар йортында булдылар.  Картлар йортында тәрбияләнүчеләргә юридик киңәшләр бирү белән бергә хәйрия концерты әзерләнгән иде.  

Чара Коръән уку белән башланып китте. Аннары хокук яклау бүлеге өлкәннәрнең сорауларына җавап бирделәр. Аерым алганда пенсияләргә, ташламаларга кагылышлы мәсьәләләр буенча юридик киңәшләр бирделәр. Хәйрия концертында Ильяс Халиков, Илгиз Шәйхразиев, Ренат Вәлиев чыгыш ясады. 

Шулай ук чарада нәзарәт исеменнән бүләкләр тапшырылды. Мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиков Казанда 31 гыйнварда узачак концертына билетлар өләште.  

 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/11356

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана