Казан имамнары шәһадәтнамәле булды

26 декабрь 2013 ел 11:08

25 декабрьдә Казанның "Әл-Мәрҗани"  мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында, башкала имамнарының җыелышы узды. Анда Татарстан башкаласы мәчетләрендә имамлык итүгә рөхсәт бирүче шаһәдәтнамәләр тапшырылды.

Әлеге төп рәсми документ имамнарга 4 елга бер тапкыр бирелә. Аңа кадәр имамлык итүгә әзер булган дин әһеле, мәчет-мәхәлләнең Уставын раслатып, теркәлү үтәргә һәм белемнәрне күтәрү курсларын узарга тиеш. Мөфти Камил хәзрәт кулыннан 51 имам шаһәдәтнамәләр алды. Шулай ук дин әһелләренә Изге Коръән китабының татарчага тәрҗемәсе бирелде.

Мөфти билгеләп узганча, мәҗлескә җыелучылар арасында инде унынчы һәм шул ук вакытта тәүге тапкыр әлеге документка ия булучылар да бар. “Шунысы куанычлы, дин әһелләре арасында яшьләребез саны арта һәм алар шушы болгавыр заманда дини кыйблабызны югалтмыйча, остазларына тугрылыклы рәвештә,алга таба намуслы хезмәт итәрләр һәм үз мәчет-мәхәлләләрендә Ислам динен үстерү юлында армый-талмый хезмәт итәрләр”, - дигән теләкләрен җиткерде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт исә шулай бердәм булып эшләгәндә, яшәгәндә генә алга китеш  булачагын, дин әһелләренең абруе тагын да күтәреләчәгенә басым ясады. “Өлкәннәрнең, тәҗрибәле имамнарның киңәшләрен тотып, яңа фикер һәм башлангычлар белән динебезгә хезмәт итик. Һәр сөйләгән вәгазьләребез эчтәлекле, халыкка үтемле булырга тиеш. Мәхәллә мөселманнарының рухи яшәешендә дин әһелләренең роле нык зур”, - диде ул яшь имамнарга мөрәҗәгать итеп.

Имамнарны шулай ук әлеге тантаналы вакыйга белән Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Мансур улы Арсланов та тәбрикләде. Моннан тыш, мәҗлестә Мансур хәзрәтнең  Казан шәһәренең "Әл-Мәрҗани" мәчетендә имамлык итүенә 18 ел тулуны билгеләп үттеләр һәм аның эшчәнлеге югары бәяләнде.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/11341

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана