Буада имамнар җыелышы үтте

25 декабрь 2013 ел 14:27

25 декабрьдә Буа шәһәрендә чираттагы имамнар җыелышы үткәрелде. Җыелышта Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлегенең баш белгече Айдар хәзрәт Карибуллин, Буа мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйбуллов, шулай ук район хакимияте вәкилләре  катнашты.  Мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт авыру сәбәпле үз урынына Илмир хәзрәтне тәкъдим итте. Барлык имамнар бер тавыштан Илмир хәзрәтне имам-мөхтәсиб вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп сайлады. Буада туып-үскән Илмир хәзрәт  “Мөхәммәдия”дә һәм РИУда укыган.  Буаның “Госман” мәчетендә имам ярдәмчесе булып эшли. Шулай ук Илмир хәзрәт Хәсәнов Буа мәдрәсәсе мөгаллиме.

Нияз хәзрәт имамнарның сорауларына җавап бирде һәм мөфти исеменнән барлык имамнарга мәүлид китабын, ягъни танылган  Коръән укучы һәм мөгаллим Кывам-карый Зөлфәкаринең “Мәүлидү-н-Нәби” саллә-Ллаһу аләй-һи вә сәлләм Төрки касыйдәсе” китабын бүләк итте.  Бу шигъри һәм чәчмә формадагы дини-дидактик эчтәлекле җыелма әсәр Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууына багышланган. XX йөз башында әлеге җыентык Казан татарлары арасында киң таралган булган. Хәзерге көндә дә Мәүлид көннәрендә укыла.  

Айдар хәзрәт Карибуллин фән һәм мәгариф  бүлеге эшчәнлеге белән таныштырды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана