Бүген Аксубай районының үзәк мәчетендә имамнар җыелышы уздырылды. 28 имамга шәһадәтнамәләрне мөфти Камил хәзрәт исеменнән аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тапшырды. Рөстәм хәзрәт авылларда дини эшчәнлек алып баручы имамнарга мөфти Камил хәзрәтнең теләкләрен, рәхмәтен җиткерде һәм бердәм булып эшләргә, мәчетләргә халыкны җәлеп итәргә, динебез кыйммәтләрен җиткерергә чакырды. Шулай ук имамнар мәчетләрнең көнкүреш эшләре, мөселманнарны борчыган сораулар хакында фикерләштеләр.
Аксубай районында имам-мөхтәсиб вазыйфасына Равил хәзрәт Зөфәров расланды.