Татарстан мөфтие "Ел җитәкчесе" республика конкурсын йомгаклау тантанасында катнашты

24 декабрь 2013 ел 16:49

Бүген “Корстон” комплексында Татарстан Республикасы җитәкчелеге – Президент Рөстәм Миңнеханов,  Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев,  Премьер-министр Илдар Халиков,  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. җитәкчеләр, министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар башлыклары катнашында “Ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсының 2013 елгы лауреатларын хөрмәтләү тантанасы булды.

Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка рәсми конфессия җитәкчеләре дә катнашты. 

ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә үткәрелгән еллык “Ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсының 82 лауреаты арасыннан бүген 20се, көндәшлеккә сәләтле, актив инвестицион эшчәнлек, инновацион эшчәнлектәге казанышлар, югары социаль җаваплылык, кадрлар потенциалы актив үсеше, производствода экологик куркынычсызлык, кече (урта) бизнес предприятиясе белән уңышлы идарә иткән, хезмәттә куркынычсыз һәм сәламәт шартлар формалаштырган өчен, барлыгы 9 номинациядә җиңүче буларак “Руководитель года” алтын күкрәк билгесе һәм диплом белән бүләкләнде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана