"Кулаткы укулары" гыйлемле булырга чакырды

24 декабрь 2013 ел 16:01

21 декабрьдә Ульян өлкәсенең Кулаткы районында “Кулаткы укулары” үткәрелде. “Гыйлемле булу-олуг бурыч” шигаре астында узган фәнни-гамәли конференциягә Ульянның Иске Кулаткы, Николаевка, Новоспасск, Павловка, Радищево, Барыш районнары дин әһелләре җыелган иде. Әлеге ел саен  оештырыла торган күркәм дини чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашты. Татарстанның баш казые Җәлмл хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин Ульян мөселманнары белән аралышып, аларның хәл-әхвәлләрен белештеләр, дини эшчәнлекләре хакында сөйләштеләр. Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров “Кулаткы укулары”на җыелганнарга нәзарәт алып барган эшчәнлек хакында җентекләп сөйләде. Җәлил хәзрәт, Ильяс хәзрәт исә Казан мәдрәсәләрендәге уку тәртипләре, дини гыйлем туплау үзенчәлекләре  белән таныштырды.  

Фоторепортаж: 

http://dumrt.ru/tt/node/11302

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана