Татарстан мөфтие шәкертләргә иҗазәт тапшыруда катнашты

23 декабрь 2013 ел 14:25

Бүген Россия Ислам институтында Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә укучыларга Коръән укуның шигъри формада язылган “Мөкаддимә әл-Җәзәрия”  уку кагыйдәләре җыелмасын белүләре турында таныклык  тапшырылды.

Әлеге тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим Сабиров, Күвәйтнең ислам фәннәренә ярдәм оешмасы рәисе Хәмәд әс-Синан һәм башкалар катнашты.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында бу вакыйганың республика мөселманнары өчен мөһим булуын билгеләп үтте. “Пәйгамбәр үзенең бер хәдисендә Коръәнне белүчеләрне өммәтемнең иң күркәм кешеләре дип, әйтә. Коръәнне яттан белүчеләрне югары дәрәҗәгә күтәрә. “Мөкаддимә әл-Җәзәрия”не өйрәнеп сез моңар бер адым ясадыгыз. Бүгенге көндә дипломнарны төрле юллар белән алырга була, ә менә ниндидер иҗазәт алу алай ук  җиңел түгел”, - диде ул. РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин исә инкыйлабка кадәр татар мәдрәсәләрендә  Коръәнне укуның шигъри кагыйдәләр җыелмасын ятлауларын искә төшерде. “Шуңа күрә икеләтә куандыра. Сез, бер яктан, шәкертләрнең гыйлем дәрәҗәсен күтәрәсез, икенче яктан ислам мәгарифендә татар традицияләрен кайтарасыз”, - диде ул шәкертләргә.

Чыгышлар ясаганнан соң Камил хәзрәт һәм Рәфыйк әфәнде шәкертләргә иҗазәтләрне тапшырдылар. Шулай ук ректор кунакларга РИИ билгесе төшерелгән шамаилләр бүләк итте. 

Фотогалерея: http://dumrt.ru/node/11285

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана