Татарстан мөфтие Австралия татарларын котлады һәм аларга "Казан басмасы"н бүләк итеп юллады

20 декабрь 2013 ел 11:00

Аделаидада (Көньяк Австралия) күптән көтелгән күңелле вакыйга булды – гыйбадәт бүлмәсе һәм Ләйлә Садри исемендәге татар үзәге ачылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Австралиядә яшәүче милләттәшләребезне әлеге күркәм вакыйга белән тәбрикләде. Австралия татарларына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте нәшер иткән Коръәннең “Казан басмасы” бүләк итеп җибәрелде.

Ватаныбыздан еракта яшәсәгез дә халкыбызның рухи мирасына таянып, динебез кыйммәтләрен зурлап, саклап, иманлы бәндәләр булып гомер итүегез сөендерә. Аделаида татарларына бердәм булып җыелырга һәм күңелләрен нурландыра торган дини мәҗлесләр оештырырга, җәмәгать булып гыйбадәтләр кылырга, дини сабаклар уздырырга яңа мөмкинлекләр тууына  бик шатбыз. Яңа мәчет читтә яшәүче татарларның рухын, иманын ныгытучы, туган җирләрен юксынганда күңелләренә бер шифа бирүче урынга әверелер, иншАллаһ.

Үз чиратыбызда без, Татарстан мөселманнары, сезгә зур теләктәшлек, хөрмәт белдерәбез һәм зур күркәм вакыйга уңаеннан ихластан котлап, республика мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән бабаларыбыз мирасы булган Коръәннең “Казан басмасы”н юллыйбыз.  

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Раббыбыз Коръәндә әйтә: “Иман ул яхшы үскән агач кеби, аның тамырлары җирдә, ботаклары күккә үрелгән, Раббысының әмере белән бу агач җимешне һәрвакыт биреп торыр (Ибраһим сүрәсе, 24,25 аять)”. Иманыбыз әнә шундый нык үскән агач булып, үзебезне дә, милләттәшләребезне дә сөендереп торсын. Аллаһы Тәгалә  күңелләребезне күркәм сыйфатлар белән нурландырып, безгә бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхет-сәгадәткә ирешергә насыйп итсә иде!”, - диелә Камил хәзрәтнең котлавында.  

Аделаидадан хәбәр итүләренә караганда, биредә яшәүче татар җәмәгатьчелегенә Австралия эшкуары Рөстәм Садри бүләк итеп биргән йортның төзелүенә йөз елдан артык. Зур тарихка ия бу йорт җирлекнең мәдәни мирас исемлегенә кертелгән. Соңгы 12 елда монда Төркия җәмгыяте эшләп килә. Аннары  бер елга якын ул буш тора. Тарихый йортны төзекләндерүгә күп көч куярга туры килә. Биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәт бүлмәләре, хуҗалык бүлмәсе өстәп яңадан төзелә. 50 кешелек намаз уку бүлмәсе яңартыла. Ә ифтарлар һәм башка мәҗлесләр үткәрү өчен зал өлешендә аш бүлмәсе корыла. Бу зал шулай ук яшьләр белән эшләү урыны һәм якшәмбе татар мәктәбе буларак кулланыла. Үзәк офисында милли китапханә урнашкан. Биредә татар телендәге 200дән артык китап саклана.

Йортта барлык төзекләндерү эшләре 3 ай дәвамында татар җәмәгатьчелеге көче белән башкарылган. Рөстәм Садри, Рамил Садри, Рифкать Габбас, Садыйк Вәлиф, Шөкрәт Вәлиф, Мәҗит Чайнышев, Ирек Вәлиф, Айшә Маски һәм башка күп милләттәшләребез зур тырышлык куйганнар.  

Бүгенге көндә Аделаидада дини эшләрне имам Булат Ишмөхәммәтов алып бара. Корбан бәйрәменә намаз бүлмәсендә ремонт эшләре тәмамланган. Биредә имам атна саен татар телендә вәгазьләр сөйли.

Гомумән, агымдагы ел Аделаида татарлары өчен вакыйгаларга бай булды. Гыйнвар аенда биредә “Сәләт” яшьләре булып китсә, Рамазан аеның беренче көннедә Татарстаннан гаиләсе белән имам килде. Ноябрьдә исә Айшә Маскиның Австралиядә яшәүче 20 татар гаиләсе турындагы китабы тәкъдир ителде. Декабрьдә татар иҗтимагый үзәге тантаналы төстә ачылды һәм Сабантуй үткәрелде. 

http://dumrt.ru/node/11238 - ФОТОРЕПОРТАЖ 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана