Бердәмлектә - бәрәкәт

20 декабрь 2013 ел 10:18

Бу атнада Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә “Идел буе төбәгендә этнодини хәвеф-хәтәрләр: аларның килеп чыгышы һәм ихтимал нәтиҗәләре” дип аталган фәнни-гамәли конференция узды. Аның эшендә Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров та катнашты. Конференцияне Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, Мордовия Республикасының Милли сәясәт буенча министрлыгы, Мордовия Республикасы Иҗтимагый палатасы, Рус православие чиркәвенең Мәскәү митрополиясе, Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Угро-фин халыкларының Идел буе үзәге оештырды. Аның эшендә Мәскәү, Саратов, Мордовия, Түбән Новгород галимнәре, социологлар, дин галимнәре, укытучылар катнашты.

Нияз хәзрәт, конференциядә катнашучыларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштыргач, «Бердәмлектә – бәрәкәт» дигән темага доклад белән чыгыш ясады. "Тынычлык сөймәүчеләр илдә провокация тудыралар, традицион диннәр вәкилләре арасында дошманлык таратып, тынычлыкны бозарга тырышалар", -дип Нияз хәзрәт Татарстанда чиркәүләрне яндыру кебек вәхшилекләргә кискен мөнәсәбәтен белдерде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе башлыгы Анастасийның шуңа мөнәсәбәтле уртак белдерү белән чыгуларын җиткерде. “Нинди генә дини һәм милли кием кисәләр дә, бернинди деструктив көчләр безнең уртак рухый һәм мәдәни кыйммәтләрне җимерә алмас. Без һәрвакыттагыча тыныч, бердәм булырга, бер-беребезне аңларга тырышырга, бер-беребезгә ярдәм итәргә һәм хокук саклау органнарына радикаль көчләр белән көрәшүдә булышлык күрсәтергә тиешбез”, - диде хәзрәт.

http://dumrt.ru/node/11215 - ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

 

 

 

 

   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана