Арчада "Иң яхшы остаз" конкурсына әзерләнәләр

20 декабрь 2013 ел 09:17

Арча мөхтәсибәтендә 9 гыйнварда район имамнары җыелышы һәм Мәүлид аена багышлап  мөгаллимнәр арасында конкурс  уздырырга әзерләнәләр.  Җәмигъ мәчетендә “Арча районы мөхтәсибәтенең иң яхшы остазы” исеменә үткәрелүче  бәйгедә җирлектәге мәчетләр  каршындагы  дини сабак бирүче 20 гә якын укытучы катнашуы көтелә. Конкурс кысаларында мөгаллимнәр иң беренче чиратта үзләре белән таныштырырга, аннары хәдисләр буенча белемнәрен күрсәтергә, Пәйгамбәребезгә багышланган кроссворд чишәргә тиешләр. Шулай ук алардан дини дәрес алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашу да таләп ителә.  Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылачак һәм соңыннан бергәләп бәйрәм табынына җыелу каралган.

Бүгенге көндә Арча районында барлыгы 76 мәчет эшләп килә, 83 мәхәллә теркәлгән. Әлеге мәхәлләләрдә  80нән артык мөгаллимә авыл халкына ислам нигезен, кыйммәтләрен җиткерә.  Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев сүзләренә караганда, мөхтәсибәт тарафыннан киләсе елда һәр айда алар катнашында  чара уздыру ниятләнелгән. “Мәсәлән,  февральдә укытучыларның гыйлемнәрен ныгыту, үстерү ниятеннән курслар оештырыла. Мартта “Мөселман гаиләсе” дигән конкурс үткәрелер, Алла боерса. Апрельдә балалар арасында Ислам динен белүгә кагылышлы бәйге оештырабыз. Май аенда инде мәчет каршындагы курсларда укулар тәмамлана, имтиханнар башлана. Җәй көннәрендә балаларны мәчетләргә лагерьларга җыябыз”, - диде хәзрәт. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана