Бүген Чирмешән районында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район хакимияте вәкилләре, җирлектә дин әһелләре катнашында җыелыш үткәрелде. Чарада районның 22 имамына шәһадәтнамәләр тапшырылды. Имам-мөхтәсиб вазыйфасына Минсәгыйрь хәзрәт Миншин расланды. Рөстәм хәзрәт имамнарга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сүзләрен җиткереп, актив дини эшчәнлек алып барырга, динебез кыйммәтләрен мәхәллә халкына аңлатырга һәм бердәм булып эшләргә чакырды.
Шулай ук Рөстәм хәзрәт район җитәкчелеге белән очрашты һәм җирлектә дин эшләрен алып бару хакында сөйләште.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/11230