Бүген Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу Республика фонды - "Яңарыш" фондының попечительләр советы утырышын уздырды. Утырышта “Зөя утрау шәһәре һәм борынгы Болгар мәдәни мирасы” проектын 2014 елда тормышка ашыру чаралары хакында сөйләштеләр. Шулай ук попечительләр советы әгъзалары барланды, яңалары билгеләнде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу Республика фондының попечительләр советының яңа әгъзасы булды.
Фондның попечительләр советын Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли.