Лаеш мөхтәсибәте хәйрия кичәсе оештырды

19 декабрь 2013 ел 09:52

18 декабрьдә Лаеш мөхтәсибәте район  мәдәният йортында хәйрия концертын уздырды.  300дән артык кеше җыелган хәйрия кичәсе өч сәгать дәвам итте. Аның кысаларында Лаеш җәмигъ мәчетенең уку бүлмәсен зурайту өчен акча җыелды. Чарада Лаеш хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты һәм мәчеттә ремонт эшләрен алып баруга үз өлешен кертте.

Хәйрия концерты Коръән аятьләрен уку, хәдисләр сөйләү белән үрелеп барды. Район мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт җыелган халыкка вәгазь сөйләде. Хәйрия эшендә катнашучыларга рәхмәтләрен, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын дигән теләкләрен җиткерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана