Татарстан мөфтие Камил хәзрәт республикадагы соңгы вакыйгалар уңаеннан Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итте

17 декабрь 2013 ел 11:30

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә республикада соңгы вакытта кылынган һәм шау-шу куптарган җинаять эшләрен тикшерү вакытында тоткарланганнарның хатыннары һәм аналары инициатив төркеменнән аноним мөрәҗәгать килеп иреште. Шулай ук газетларда әлеге тикшерүләр вакытында илебез гражданнарының иреге һәм хокуклары  тупас бозылуы  хакында мәгълүматлар чыкты.  

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге мәгълүматларны тикшерүне сорап Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итте.

Татарстан мөфтие үзенең мөрәҗәгатендә тикшерүләрне көч кулланып һәм закон бозып алып бару тиеш түгеллегенә катгый ышанычын белдерә.  “Прокуратураның  тикшерүләр законлы һәм гадел алып барылсын өчен җентекле һәм объектив күзәтчелеге, җәмәгатьчелек белән тыгыз элемтәсе безнең төбәктә социаль тотрыклылыкны саклауга, ныгытуга булышлык итәчәк”, - дип саный Татарстан мөфтие.    

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана