Кол Шәрифтә "Кыйссаи Йосыф"

13 декабрь 2013 ел 21:15

Бүген Ислам мәдәнияте музеенда “Кол Гали. “Кыйссаи Йосыф – мәхәббәткә мәдһия” исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмә “Кыйссаи Йосыф” әсәре язылуга 780 ел тулу уңаеннан оештырылган. Күргәзмәне ачу тантанасында мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров катнашты. Нияз хәзрәт чарада катнашучыларга шушы "Йосыф сүрәсе"нә нигезләнгән әсәрдәге ислам кыйммәтләре хакында сөйләде. 

Күргәзмә XIII гасырның мәдәни ядкәре “Кыйссаи Йосыф” китабының татар халкы тарихындагы урынына багышланган. Күргәзмәдә китапның кулдан күчереп язылган (XVIII-XIX гасырлар) һәм бастырылган (1839-1917) вариантлары, поэманы тикшергән хезмәтләр, тәрҗемәләр, костюмнар, декорация элементлары, әсәр буенча куелган спектакль һәм балетларга афишалар урын алган. 

Күргәзмә 28 февральгә кадәр дәвам итә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана