"Азан" -"Ислам тавышы" интернет радиосы күңелләрне нурлы итәр

13 декабрь 2013 ел 14:36

Бүген Казанда Татарстанның тәүге дини интернет-радиосы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хузур” нәшрият” йорты гамәлгә куйган “Азан” –“Ислам авазы” интернет радиосы презентациясендә дин әһелләре, зыялылар, журналистлар һәм кунаклар катнашты.

Чара интернет-радионың максаты һәм кыскача эчтәлеге чагылыш тапкан  видео күрсәтүдән башланып китте. Аннары интернет-радионың  баш мөхәррире Айназ Мөхәммәтҗанов катнашучыларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен, радиога карата фикерләрен җиткерде. Камил хәзрәтнең радио турында түбәндәге фикерләре яңгырады: “Радио дүрт ай дәвамында эшләп килә. Тыңлаучыларыбыз күбрәк булсын өчен дини, фәлсәфи, татарлар тарихына, тормышына багышланган тапшырулар татар һәм рус телләрендә әзерләнә. Татарстанның тәүге дини интернет-радиосы буларак, безнең алда аның нигезен, архивын булдыру бурычы да тора. Бүгенге көндә радиога танылган дин әһелләре, тарихчылар, галимнәр туплана, алар ярдәмендә радионың тәүлек дәвамында сөйләве тәэмин ителә. Шулай бергә -бергә эшләргә язсын.  Исеме үк ишарә булып тора, “Азан” радиосы дин кушканча яшәргә, иманыбызны ныгытырга чакыру булып тора. Радиодан биш вакыт намазга дәшкән  азан тавышын ишетү үзе генә дә тыңлаучы күңеленә иман орлыгы салырга мөмкин бит. Радиодан яңгыраган Коръән аятьләре дә күңелләргә нур бирер, иншАллаһ” (Камил хәзрәтнең мөрәҗәгате белән тулысынча биредә танышырга мөмкин http://dumrt.ru/tt/node/11156).

Чарада катнашкан мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр интернет-радионы эшләүчеләргә уңышлар теләде һәм яңа радио аша ислам кыйммәтләрен таратырга, мөселманнар хакындагы тискәре мәгълүматларга каршы торырга язсын дигән фикер әйтте.

Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев интернет-радио эшли башлавына шатлануын белдерде. Шулай ук ул радиода яңгыраган вәгазьләрнең дисклар рәвешендә таратырга кирәк дигән тәкъдим дә ясады. Радионың баш мөхәррире Айназ Мөхәммәтҗанов бу урында беренче диск эшләнүе турында әйтте. “Азан”ның беренче дискы презентация ахырында катнашучыларга таратылды.

 "Хузур" нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин сүзләренә караганда, интернет-радио бүгенге көндә дингә чакыручы, рухи кыйммәтләрне дәгъватлаучы үзенчәлекле бер проект булып тора. Чөнки ул республикадагы беренче дини интернет-радио. "Киләсе елда  "Хузур"ның башка яңа  проектларын да киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә, эшләтеп җибәрергә язсын", - диде ул.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/11157

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана