12 декабрьдә Арча районының Яңа Кенәр авылында мөхтәсибәт имамнары һәм мөгаллимнәре җыелышы уздырылды. Әлеге чарада нәзарәтнең уку-укыту һәм фән бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров һәм дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев катнашты, район мөхтәсибе Раил хәзрәт һәм башка имамнар, мөгаллимнәр катнашты. Очрашуда Арча районы мөгаллимнәре үзләренең эш тәҗрибәләре хакында сөйләделәр. Шулай ук җыелышта күп еллар динебез сабакларын бирүче юбиляр мөгәллимнәргә бүләкләр тапшырылды.