Бүген Мамадыш районының мәдрәсәсендә имамнар җыелышы үткәрелде. Төшкә кадәр гошер җыю буенча йомгак ясалды. Иң күп өлеш керткән имамнарны бүләкләп үттеләр. Җыелышта Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, төбәк казые Руслан хәзрәт, район имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, хакимият вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Рөстәм хәзрәт мөфти исеменнән дин әһелләренә шәһадәтнамәләр,"Шура" альманахының өченче санын, Коръән тәфсирен тапшырды. Авыл муллаларын актив дини эшчәнлек алып барырга, җирлектә татулыкны, бердәмлекне сакларга, динара, милләтара тыныч мөнәсәбәтләр корырга чакырды.
Бүгенге көндә Мамадышта 55 мәчет эшләп килә. Алар үзара килешеп, бергә дини эшчәнлек алып баралар.