Камил хәзрәт Төркиядәге татарлар белән очрашты

12 декабрь 2013 ел 09:47

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Диния нәзарәте делегациясе, Төркия Республикасының Искешәһәрендә булып, Татар мәдәнияте үзәгендә татарлар белән очрашты. Очрашу вакытында сүз Төркиядә яшәүче милләттәшләребезнең динебезне, мирасыбызны саклавы, шулай ук аларның Татарстан мөселманнары белән элемтәләре хакында барды. 

Бүгенге көндә Төркиядәге татарларның Искешәһәрдә күп өлеше яши.  Искешәһәр провинциясендә 19 гасырда күбесенчә Татарстан һәм Оренбург өлкәсе җирләреннән күчеп килгән татарлар нигез салган Османия исемле татар авылы бар. Бүгенге көндә авылдан күчеп китүчеләр Искешәһәр, Анкара, Стамбул шәһәрләрендә торалар.

Искешәһәр - төрки дөньяның 2013 елгы мәдәни башкаласы булып тора. Бу карар Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТӨРЕКСОЙ) тарафыннан кабул ителде. 2014 елда төрки дөнья башкаласы Казан булыр дип көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана