Яшь имамнар "Гаилә" мәчетенә җыелдылар

11 декабрь 2013 ел 18:15

10 декабрьдә Казанның яшь имамнары беренче тапкыр җыелышларын “Гаилә” мәчетендә уздырдылар. Җыелышта мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казан мөхтәсибе урынбасары Рамил хәзрәт Миңгәрәев  һәм башкаланың төрле мәчетләрендә эшләүче 30га якын имам катнашты.  

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин  җыелышка кадәр имамнарга  мәчетне күрсәтте һәм биредә  оештырылган дини эшчәнлек белән таныштырды. “Шушы мәчетне салыр өчен  зур тырышлыклар куйган  Хатыйп абыйга һәм башкаларга даими рәвештә догалар кылабыз, Аллаһы Тәгалә кабуллардан итсен. Мәчетебез бик күркәм. Балалар өчен укулар да оештырдык, көзге каникул вакытында да бер төркем балаларга дин нигезләре хакында сөйләдек. Кышкы каникулга да аларны җыячакбыз. Бүгенге көндә мәчеттә ике имам дини эшчәнлекне үзара бүлешеп алып баралар. Илнар хәзрәт Зиннәтуллин халыкка хезмәт итү, төрле ашлар уздыру һәм башкалар юнәлешенә җаваплы, Илдар хәзрәт Җиһаншин уку-укыту эшләрен оештыра. Казанның мәчетебез урнашкан районы яшьләргә бай. Без намазлар вакытында да күрәбез, күбрәк яшьләр килә. Аксакаллар “дефицит” дип әйтә алабыз. Безгә, яшь имамнарга, мәчетләр салдырган, динебез өчен күп тырышлыклар куйган өлкән буын дин әһелләреннән үрнәк алып, актив булып, аларның эшчәнлеген матур итеп дәвам итү кирәк. Алга таба да менә шушы мәчеткә яшьләрне күбрәк җәлеп итеп, үзара килешеп һәм Ислам кыйммәтләрен мәхәллә халкына җиткереп, динебезгә хезмәт итәргә насыйп итсен”, - диде Рөстәм хәзрәт. Шулай ук ул мөфти Камил хәзрәтнең сәламнәрен, теләкләрен җиткерде һәм “Шура” журналының өченче санын тәкъдим итте. "Соңгы вакыйгаларга һәм алардан соң социаль челтәрләрдә таралган төрле дөрес түгел мәгълүматларга да бәйләп тә әйтәсе килә, төрле коткыларга бирелмичә, республикабыздагы күпгасырлык динара, милләтара татулыкны, имамнар арасында бердәмлекне саклап динебезгә хезмәт итүне дәвам итик", - диде мөфти урынбасары. 

Җыелышны Казан мөхтәсибе урынбасары Рамил хәзрәт Миңгәрәев алып барды. Ул имамнарның игътибарын мәчетләрне теркәү, аларга видеолар урнаштыру кебек көндәлек хуҗалык эшләренә юнәлтте.  “Бүгенге көндә башкалада 60тан артык мәчет эшләп килә. Ел ахыры җитеп килә, әмма кайбер мәчетләр әле һаман кабат теркәлү үтмәгән. Кайбер имамнар яшь булса да бу эшне озакка сузалар. Теркәлү булмаса мәчетнең исәп-хисап счетлары ябыла, төрле документ эшләрен алып баруда кыенлыклар килеп чыга. Шуңа күрә үзебезгә өстәмә авырлыклар тумасын өчен  мәчетләрне вакытында теркәргә кирәк. Шулай ук мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә укулар алып бару өчен мөгалимнәрне җәлеп иткәндә игътибарлырак булыйк”, - диде Рамил хәзрәт.

Рамил хәзрәт җыелышта соңгы айларда Казан мәчетләрендә эшли башлаган яшь имамнар белән дә таныштырды. “Мәрҗани” мәчетеннән Ансар хәзрәт, “Сөләйман” мәчетеннән Илнур хәзрәт, “Ярдәм”нән Раил хәзрәт үзләре турында кыскача сөйләп, югары дини уку йортын тәмамлаулары хакында әйтеп уздылар.

 Киләсе җыелышка имамнар “Ярдәм” мәчетенә җыелырга килештеләр. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/11091

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана