ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядә Искешәһәрдә "Төрки телле илләрдә дини тормыш һәм актуаль сораулар - Евразиядә югары дини белем һәм гыйлем бирү тәҗрибәсе" дип аталган конференциядә катнаша. Бүген мөфти конференциядә катнашучыларны Татарстан мөселманнары исеменнән сәламләде. Шулай ук хәзрәт Татарстанда дин үсеше темасына чыгыш ясаячак.
Моннан тыш Төркиянең дин һәм вакыф эшләре министрлыгы вәкилләре, Татар мәдәни үзәгендә милләттәшләр белән очрашулары көтелә.