Алексеевский районында тынычлык һәм татулык

11 декабрь 2013 ел 12:10

10 декабрьдә Алексеевский районында ТР МДНнең дәгъват бүлеге оештырган "Иман нуры" дип аталган чара үткәрелде. Вәгазьләр сөйләүдән торган чарада мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков, хакимият вәкилләре, җирле халык катнашты. 

Районның музыка мәктәбендә уздырылган чарада вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару белән бергә, динебезгә багышланган фильм да күрсәтелде. 

Мөфти урынбасары Нияз хәзрәт иң беренче чиратта җыелган халыкка мөфти Камил хәзрәт сәламнәрен-теләкләрен тапшырды һәм аннары иман төшенчәсен аңлатып, Ислам дине кыйммәтләре хакында сөйләде. Дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев үзенең вәгазендә дин кушканнарны үтәү, Аллаһы Тәгалә биргән бәрәкәтнең, муллыкның кадерен белү хакында җиткерде. 

Чарада, шулай ук, күп еллар дәвамында "Татар календаре"н чыгаручы танылган нәшриятчы Фәния Хуҗиәхмәтова да катнашты. Ул үзенең 20 еллык нәшрият эшчәнлеге һәм мөслимә булып яшәү күркәмлеге хакында бөртекләп сөйләде. 

"Иман нуры" кичәсе динебезгә багышланган викторина үткәрү белән тәмамланды. Мөселманнарга кагылышлы сорауларны дәгъват бүлеге хезмәткәре Руслан хәзрәт Фәрхетдинов бирде. Җавап бирүчеләргә нәзарәтнең истәлекле бүләкләре тапшырылды. 

Шуны да әйтергә кирәк, мөфти урынбасары Нияз хәзрәт райондагы дини вәзгыять белән танышты, үзәк мәчеттә булды, мәхәллә халкы белән аралашты. Интернетта Алексеевский районында булган соңгы вакыйгалар уңаеннан төрле мәгълүматлар таралу борчу уятуы хакында әйтте. Мәхәллә халкы белән аралашкач, Нияз хәзрәт районда тынычлык һәм татулык саклануын күрүгә шатлануын белдерде.

Социаль челтәрләрдә Кама арьягында, аерым алганда Алексеевскийда, мөселманнарны тоткарлау турындагы төрле хәбәрләр таралуына район башлыгы киңәшчесе Рәвгать Мифтахов та аптыравын яшермәде. "Бездә халык һәрвакыт тыныч һәм тату яшәде, берәүне дә кысрыклау булмады. Бу хәбәрләр каян алынгандыр, мин белмим. Безнең районда төрле милләт кешеләре яши. Руслар -59, татарлар-31 % һәм башкалар. Төрле милләт кешеләре шатлыкларын да, кайгыларын да уртак итеп яшиләр. Шуңа күрә мин мөселманнарны эзәрлекләү турындагы мәгълүматларны каян алганнарын аңлый алмыйм", - диде ул.

Район имам-мөхтәсибе дә әлеге сүзләргә теләктәшлек белдерде. Мәчеткә йөрүчеләрдән аларның хокукларын кысу турында сүзләр ишетмәвен әйтте. "Мин 19 ел инде мөхтәсиб булып эшлим. Бездә мөселманнар өммәтендә андый проблемалар чыкканы юк. Мөгаен, интернетта язылган сүзләр ул котырту гына. Бу котыртулар мөселманнарның үзләренә, аларның тынычлыгына каршы эшли", - диде Рөстәм хәзрәт.

Нияз хәзрәт мәхәллә халкы белән аралашкач, район хакимиятенең район мөселманнары өчен зур тырышлык куюын, мәхәлләләрне кайгыртуын билгеләп узды һәм хакимият җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана