Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Күвәйткә эшлекле сәфәре кысаларында Күвәйтнең дәүләт телеканалының турыдан-туры эфирда чыга торган "Хәерле кич" тапшыруына чакырылды.
Камил хәзрәт әлеге тапшыруда Татарстанда яшәүче мөселманнар, республиканың дин тарихы, татар дин галимнәре, зыялылары хакында сөйләде. ТР МДНнең эшчәнлегенә тукталды. Шунысы үзенчәлекле, мөфти Күвәйт халкына боларның барысы хакында гарәп телендә җиткерде.
Фото: http://instagram.com/kamilsamigullin#