"Хузур" нәшрият йорты "Азан" интернет-радиосының сайтын эшләтеп җибәрде. www.radioazan.ru сайтын смартфоннар һәм телефоннар аша тыңлау мөмкинлеге булдырылды. Сайтта радиопрограмма, радио турында кыскача мәгълүмат урнаштырылган.
"Азан" интернет радиосы тәүлек дәвамында татар һәм рус телләрендә динебез кыйммәтләрен җәмәгатькә җиткерә. Эфирга дин нигезләренә, хокукларына, хәдисләргә, дин тарихына һәм башка темаларга багышланган тапшырулар чыга. Намазга чакырып азан яңгырый. Коръән аятьләрен дә, шулай ук радиодан татар хәзрәтләренең вәгазьләрен дә тыңларга мөмкин.