Остаз белән очрашу

09 декабрь 2013 ел 15:42

5 декабрьдә Кукмара мәдрәсәсе шәкертләре һәм мөгаллимнәре “Мөселманнар җыены” дип аталган вәгазь кичәсе кысаларында “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин белән очрашты. Үзәк мәчетнең зур залында үткән җыелышта район имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, кайбер авыл имамнары һәм “Мөхәммәдия” остазын тыңлап ислам дине хикмәтләренә төшенергә теләк белдергән мөселманнар катнашты.

   Вәгазь кичәсе ахырында Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин килгән кунакка кызыклы һәм эчтәлекле чыгышы өчен рәхмәт белдерде. Кукмаралыларның “Мөхәммәдия”не үз итүен һәм инде 150 гә якын якташларының әлеге уку йортын тәмамлавын билгеләп үтте. Киләчәктә дә ике дини уку йорты арасындагы хезмәттәшлек дәвамлы һәм нәтиҗәле булуын теләде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана