Чирмешәндә балалар өчен шамаил ясау конкурсы үткәрелде

09 декабрь 2013 ел 15:28

6 декабрьдә Чирмешәннең үзәк мәчетендә шамаилләр ясау конкурсына йомгак ясалды. Конкурска 7-18 яшьлекләр мөселман тематикасына башкарылган  берничә дистә чигү эшләре һәм рәсемнәр тәкъдим итте, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.

Конкурска нәтиҗә ясау уңаеннан исә мәчеткә катнашучылар гына түгел, район сәнәгать мәктәбендә укучыларның барысы да чакырылган. 150гә якын бала катнашкан чарада җиңүчеләргә дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылган.

Үзәк мәчет имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов бүләкләрне тапшыргач балаларга һәм аларның ата-аналарына "Киләчәктә ничек адашмаска?" дигән темага вәгазь укыган. Мәдрәсә шәкертләре исә чәй өстәле әзерләгән.  

 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/11054

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана