Мөфти Күвәйттә

09 декабрь 2013 ел 13:27

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Күвәйткә эшлекле сәфәре кысаларында Ислам һәм вакф эшләре буенча министр урынбасары, "Әл-Васатыя" халыкара үзәге президенты доктор Гадел әл-Фәләх белән очрашты. Министр урынбасары Камил хәзрәтне "Әл-Васатыя" оешмасы эшчәнлеге белән таныштырды. Камил хәзрәт исә чит ил вәкиленә ТР МДН эшчәнлеге, проектлары хакында сөйләде. 

Камил хәзрәт доктор Гадел әл-Фәләхка үзенчәлекле китап бүләк итте. Күптән түгел "ХУЗУР" нәшрият йорты бастырган Шиһабетдин Мәрҗанинең гарәп телендәге "Нәзарәтүл-хак" китабы Күвәйт вәкилендә зур кызыксыну уятты.   Дөньякүләм танылган татар дин әһеле хезмәте халкыбызның рухи мирасы буларак зур кыйммәткә ия. 

Камил хәзрәт җитәкчелегендә Диния нәзарәте делегациясе Күвәйтнең үзәк мәчете "Мәчет әл-Кәбир"дә булды. 


 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана