Мәдрәсә мөгаллимнәрен һәм дөньяви галимнәрне тел мәсьәләсе борчый

09 декабрь 2013 ел 13:03

6 декабрьдә Россия ислам институтында нәзарәт вәкилләре, югары дини уку йорты, мәдрәсәләр мөгаллимнәре, тел һәм әдәбият галимнәре катнашында "Идел буе мәдрәсәләрендә милли традицияләр һәм дини рухи мирас (мәгариф һәм музей эшчәнлеге үрнәгендә)" дип аталган "түгәрәк өстәл” үткәрелде. Чараны РИИ, диния нәзарәтенең фән һәм уку-укыту бүлеге оештырды.  Сөйләшүне РИИның гуманитар дисциплиналар кафедрасы җитәкчесе Резедә Сафиуллина Әл-Әнси алып барды. Чара татар халкы мирасы, дәреслекләр белән танышудан башланды һәм үзара фикер алышу рәвешендә дәвам итте.

 

Дин һәм фән әһелләре мәдрәсәләрдә дөньяви фәннәрне укыту программалары, дәреслекләре турында киңәштеләр.  “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимәсе Флера апа Ханнанова бүгенге көндә дин әһелләренә татар телен белү мөһимлеге турында аеручы басым ясап әйтте. “Мәдрәсәгә укырга килгәннәр башта “Нигә безгә татар теле, әдәбият дәресләре? Без дин өйрәнергә килдек”, - дип зарланалар. Дөньяви фәннәр бездә 3 нче курстан укытыла башлый. 3нче курста укый башлагач, “Нигә боларны беренчедән үк укыта башламыйсыз?”- дип аптырыйлар.  Мине иң борчыганы, мәдрәсәләрдә байтак дәресләрнең рус телендә алып барылуы. Дөньяви гыйлем һәм татар теле булмаганда бернинди дини эшчәнлек алга бармый. Тел һәм сөйләм булмаса бер урыннан ерак китә алмаячакбыз. Татар аңлый торган татар телендә, дөрес һәм матур итеп сөйләшик”, - диде күп еллар мәдрәсәдә укыткан мөгаллимә. Чарада катнашкан фән эшлеклесе Азат Ахунов мәдрәсәләрдә татар телен һәм әдәбиятын дөньяви уку йортларындагы программалар буенча укытырга кирәкмәвенә игътибар юнәлтте. “Дөньяви фәннәрне укытыр өчен махсус дини программалар эшләргә кирәк”, - диде. Аның фикерен мәдрәсә укытучылары да хуплап, татар теле дәресләре төрле хәдисләрдән, вәгазьләрдән китерелгән мисаллар белән үрелеп барылырга тиеш булуы хакында әйттеләр. Кукмара мәдрәсәсе мөгаллимәләре Гөлсәрия ханым Нотфуллина, Наилә Гиззатуллина дини уку йортларында шәкертләрне иң беренче чиратта татарча камил сөйләм теленә өйрәтү мөһимлеген ассызыкладылар.

Сөйләшүдә катнашучыларның барысын да бер фикер - дини мәгарифтә татар телен саклау мөһимлеге берләштерде. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/11051

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана